Шәһри Казан

«Татар-информ» агентлыгы Татарстан мәгълүмат чаралары арасында LIVEINTERNET буенча беренчелекне алды

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары арасында LIVEINTERNET буенча беренчелекне яулады. Соңгы айда агентлык интернет-ресурсларында 1 миллион 300 мең кеше булып, нәтиҗәдә "Татар-информ" Россия матбугатының беренче йөзлегенә керде һәм әлеге рейтингта 93 нче баскычка урнашты.

Реклама

31 июльдә, бер тәүлек эчендә генә дә, агентлык 195 мең уникаль керүчегә ия булды. "Яндекс.Метрика" мәгълүматлары буенча, соңгы көннәрдә күп укылган яңалык булып, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхинең үлеме турындагы хәбәрләр, кайгы уртаклашулар тора. Җырчы белән хушлашуның "Татар-информ" аша турыдан-туры трансляциясен 6 мең кеше караган, агентлыкның YouTube каналында урнаштырылган видеосюжетларны 170 меңләп кеше караган.

Искәртеп үтик, 2017 елның I кварталында "Медиалогия" тикшеренү компаниясе фаразлары буенча быел май аенда "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары арасында беренче 20лекне җитәкләгән иде. Челтәрдә чыганакның шәрехләү индексы 453 пунктны тәшкил итте. Рейтингта 33 пункт аерма белән икенче урында Business-gazeta.ru интернет-басмасы тора. Өченче урынны Realnoevremya.ru электрон чыганагы (258 пункт) яулады.

Быел апрель аенда "Татар-информ" агентлыгы тагын бер җиңүгә ирешкән - эшчәнлек дәверендә, беренче тапкыр үз тарихында бер айга миллион уникаль керүчегә ия булган иде. Бу хакта LiveInternet мәгълүматлары дәлилли.

Соңгы елда "Татар-информ" сайты кулланучылары санын дүрт тапкырга арттырды.




Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 17 май 2018 - 11:28
    Өй салуның ние бар? - 2
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 25.05.2018
  • Кремль яр буенда узган «Соңгы кыңгырау» бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Соңгы кыңгыраулар чыңлар вакыт җитте
  • Хәйрия концертыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Үлемсез полк» маршында 165 меңнән артык кеше катнашты
  • Казанның Меньеллык мәйданында узган Җиңү парадыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Суга сикерү буенча дөнья сериясе. Казан. 2018-FINA
  • 1 май митингыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукайга багышланган шигырь бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукай премиясен тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
Соңгы комментарийлар
Интервью
Ночной режим