Шәһри Казан

Татарстан бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов яңа вазифага билгеләнде

Татарстан бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы итеп билгеләнде. Тимур Нагуманов 1983 елның 23 февралендә Казан шәһәрендә туган.

Реклама

2006 елда икътисад магистры белгечлеге буенча Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлый. Хезмәт юлын 2002 елда Яшел Үзән шәһәренең «Остин» җәмгыяте коммерция директоры булып башлап җибәрә. «Зәй шикәре» ширкәтендә, Борындык элеваторында эшләгән. 2007 елдан 2013 елга кадәр Чүпрәле районын җитәкли. 2013 елдан Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокук­ларын яклау буенча вәкаләтле вәкил вазифаларын башкарып килә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: