Шәһри Казан

Татарстан электрон технологияләр буенча Польшадан алда бара

Казанда “Волга” экспертлар клубының чираттагы утырышы булды. Федераль һәм республика экспертлары, IT-компанияләр вәкилләре, хакимият органары хезмәткәрләре “Цифрлы буын цифрлы бюрократлыкка каршы” темасына фикер алышты.

Белгечләр исәпләгәнчә, Россиядә инде 2020 елга ук цифрлы дөнья (компьютер, Интернет, кәрәзле телефон, социаль челтәрләр) шаукымы белән “тәрбияләнеп” үскән яңа бер буын барлыкка килә.

“Сәяси тикшеренүләр институты” генераль директоры Сергей Марков сүзләренә караганда, электрон технологияләрне кулланышка кертү өлкәсендә Татарстан, Россия төбәкләре арасында гына түгел, ә Польша, Румыния һәм Болгария кебек илләрдән дә алда. Без ягъни Татарстан Чехия дәрәҗәсенә якынлашып киләбез икән.

- Татарстанның электрон хакимияте күпләр өчен үрнәк ,- ди Сергей Марков. Бер яхшының бер яманы, диләр бит.

-Цифрлаштыру гуманитар якка кырын суга. Интернет дөньясы әхлаксыз темалар белән дә тулган, әхлак тәрбиясен онытырга ярамый,-дип борчыла Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрзнү үзәгенең (ВЦИОМ) дәүләт хакимияте органнары белән эшләү буенча директоры Кирилл Родин.

Россия Федерациясе Президенты администрациясе вәкиле Владимир Костеев та Татарстанның цифрлы-электрон технологияләрне гамәлгә ашырудагы тырышлыгын мактады.
-Электрон сайлау мөмкинлеге бар. Бу технология быелның 8 сентябрендәге сайлауларда да кулланылмый калмас,-диде Владимир Костеев.

Реклама

Татарстан- цифрлы технологияләр рейтингында Идел буе федераль округының әйдаманы, ил күләмендә Мәскәү шәһәреннән генә калыша. Республикада хәзер 80 процент кеше электрон хезмәтләрдән файдалана. Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләре порталы яки “Услуги РТ” мобиль кушымтасы аша 263 төрдә хезмәт башкартып була. Татарстанда яшәүчеләр мөһим мәсьәләләрне чишүдә катнаша яки тәнкыйтьли ала. Моның ачык мисалы- “Халык контроле” сервисы. Аңа кергән мөрәҗәгатьләрнең 80 проценты уңай чишелеш таба. Тагын бер популяр сервис- “Халык инспекторы”. Узган ел ул 80 мең хәбәр кабул иткән. ГЛОНАСС+112 пассажирлар йөртү иминлеген саклауда булыша. Мәктәп автобусларының барысы да даими күзәтеп торыла.

Республика буенча җәмәгать урыннарына, күп фатирлы йортлар ишегалларына 57 мең видеокамера урнаштырылган, алар ярдәмендә узган ел 1971 җинаять ачылган. Урамнарда халык агымыннан кешеләрне танып алу технологиясе дә кулланышка керә бара. Әлмәт шәһәрендә сынау тәртибендә урнаштырылган шундый аппарат эзләүдәге 6 кешене ачыклаган.

“Цифрлы икътсад” илкүләм программасы кысаларында, 2021 елга Интернетка 10 Мбит/с тизлектә киңагымлы (широкополосный доступ) керә алу мөмкинлеге тудыру ниятләнелә. Бу үз чиратында “Әйберләр интернеты” (“Интернета вещей”) зонасын да киңәйтергә ярдәм итәчәк. Мәсәлән, электр һәм су хисаплагычларындагы күрсәткечләрне идарәче компанияләр хезмәткәрләре йортларга килеп, дәфтәр-карандаш белән язып йөрми. Компьютердагы LoraWAN һәм NB-IoT технологияләре хисаплагычлардагы күрсәткечләрне, чыбыксыз элемтәдән башка да, язып ала. Арчада күп фатирлы “акыллы йорт” бар инде.

Татарстанда 2006 елдан башлап электрон документ әйләнеше гамәлдә. Шул вакыт эчендә 190 миллион документ әзерләп җибәрелгән. Татарстанның әлеге системасыннан Россиядәге 320 мең юридик зат (хакимият органнары, министрлыклар, оешмалар) файдалана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: