Шәһри Казан

Татарстан фермерлары “Иң яхшы гаилә фермасы – 2017” конкурсында җиңүче булдылар

6 февральдә ВДНХда (Мәскәү шәһәрендә) “Иң яхшы гаилә фермасы – 2017” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды, дип яза Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайты.

Реклама

Конкурста Россиянең 15 субъектыннан 35 крестҗян-фермер хуҗалыгы катнашты. Җиңүчеләр дүрт номинациядә билгеләнде. «Ит телекчелегендә иң яхшы гаилә фермасы» номинациясендә 1 һәм 2 нче урыннарны Татарстан фермерлары – Биектау районыннан Әнвәр Мөхәммәтшин һәм Лаеш районыннан Эдуард Гобәйдуллин алдылар, 3 нче урында – Мәскәү өлкәсеннән Нина Штанькова.
Татарстан фермерлары – Әнвәр Мөхәммәтшин һәм Эдуард Гобәйдуллин 2016 елда “Татарстанда крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча грант алганнар. Әнвәр Мөхәммәтшин ат үрчетү белән шөгыльләнә (бүгенге көндә хуҗалыкта 136 баш ат бар), ә Эдуард Гобәйдуллин – ит җитештерү белән, бүгенге көндә аның хуҗалыгында 100 эре мөгезле терлек исәпләнә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: