Шәһри Казан

“Татарстан халкы республикада милләтара мөнәсәбәтләрдә бернинди дә проблема күрми”

Илдәге катлаулы икътисади вазгыятькә карамастан, Татарстан халкы төшенкелеккә бирелми.

КФУ каршындагы Иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча эксперт советы утырышында сәяси фәннәр докторы Андрей Большаков шулай дип белдерде. Утырышта 2015 елның өченче кварталында республикада иҗтимагый-икътисади үсеш, дәүләтнең милли сәясәте, милләтара мөнәсәбәтләрнең торышына бәяләмә бирелде. "Җәмәгатьчелек фикере - Татарстан" фонды социологлары сүзләренчә, быелның беренче кварталы белән чагыштырганда, республикада социаль-икътисади вазгыятьнең яхшыра баруын белдерүчеләрнең саны 24,7 процентка арткан. Чагыштыру өчен: 2015 елның беренче кварталында оптимистик рухта җавап бирүчеләр сораштырылучыларның - 75,9 процентын, икенче кварталда - 80,7, өченче кварталда 81,4 процентны тәшкил иткән.

- Шунысы да бар: татарстанлылар илнең киләчәге һәм үзләренең шәхси перспективаларына, икенче квартал белән чагыштырганда, шикләнебрәк карый. Алар 6,5 һәм 5,5 процентка кимегән, - ди Андрей Большаков. - Ә менә ил җитәкчелегенә исә ышаныч арта бара. Алдагы кварталда Путинга ышаныч белдерүчеләр 79,5 процент булса, хәзер ул 84,7 процентны тәшкил итә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да абруе арта бара. Икенче квартал белән чагыштырып әйтсәк, 1,6 процентка арту күзәтелә.

Моннан тыш, эксперт советының җаваплы сәркатибе Андрей Большаков республикада дини өлкәгә һәм милләтара мөнәсәбәтләргә халыкның позитив бәяләмәсе үсүен дә билгеләп үтте. "Җәмәгатьчелек фикере - Татарстан" фонды тикшеренүләренә караганда, дини өлкәдәге вазгыятьне респондентларның - 87,2 проценты, милләтара мөнәсәбәтләрне 89,9 проценты уңай бәяләгән.

Совет утырышында Мәскәүдән видеотрансляция аша катнашкан Россия Фәннәр академиясе Социология институтының милләтара мөнәсәбәтләрне өйрәнү үзәге җитәкчесе Леокадия Дробижева сүзләренчә, татарстанлыларның 83 проценты республикадагы милләтара мөнәсәбәтләргә уңай карый.
- Уңай бәяләмәләр Татарстанда бөтен Россия буенча күпкә югары. Сораштыручыларның "Яшәгән җирегездә милләтара киеренкелекне сизәсезме?" дигән сорауга халыкның 7 проценты "әйе" дип җавап биргән, ә 3 проценты "милли низаглар чыгарга мөмкин" дип белдергән. Татарстанда яшәүче руслар һәм татарлар арасында үзара аңлашып яшәү бар. Алар бер хезмәт коллективларында эшләргә (98 процент), күршеләр булып яшәргә, дус булырга (98-98,5 процент) әзер. Русларның - 66 проценты, татарларның 68 проценты үз балаларын башка милләт вәкиле белән тормыш коруына уңай карый, - ди Леокадия Дробижева.

Реклама

Милләтара мөнәсәбәтләрне какшату куркынычы булган сәбәпләр дип сораштырылучылар мигрантлар мәсьәләсен, ягъни аларның артуын, тәртипсезләнүләрен, хезмәт базарындагы көндәшлекне, эшсезлекне атаган.

Туган телне өйрәнү һәм куллану мәсьәләсенә килгәндә, русларга караганда, татарларны ул күбрәк борчый булып чыккан. Шунысы да бар: 90 нчы елларда русларның 70 проценты балаларының, оныкларының татар телен белүен теләсә, хәзер андыйларның саны 40 процент кына.
- Нәтиҗә ясап әйткәндә, респондентларның чиректән артыгы, татарлар булсынмы ул, русмы - Татарстанда милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә бернинди проблемалар да күрмәвен әйткән, - ди Дробижева.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: