Шәһри Казан

Татарстан халкының уртача хезмәт хакы күпме?

Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев парламент утырышы вакытында республика халкының уртача хезмәт хакын әйтте.

2018 елның гыйнвар – июль айларында уртача айлык хезмәт хакы 8,6 процентка арткан. Хәзер ул 33 929 сумны тәшкил итә. Ләкин авыл хуҗалыгы өстенлек иткән районнарда бу сан бермә-бер азрак, ди министр.

Реклама

Быел бюджет хезмәтендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы 4,3 процентка артырга тиеш. Туклану һәм даруларга кагылышлы социаль түләүләр, стипендияләр дә инфляциягә бәйле рәвештә артачак. Шул ук вакытта 2019 елның 1 июленнән коммуналь хезмәтләргә бәя дә 4,3 процентка артачак икән.

Эш тәкъдим итүче төрле сайтлардан алган мәгълүмат буенча республика почтальоннары 15-19 мең сум хезмәт хакы ала. Заводта эшләүче пешекчеләр һәм укытучылар – 23-26 мең сум, пенсия һәм социаль блог белгечләре, шәфкать туташлары - 15 мең, хисапчылар – 30 мең, программистлар – 45 мең сумлык хезмәт хакы ала, дип яза «АиФ Казань». 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 10 октябрь 2018 - 22:14
    Без имени
    сез шуна ошандыгызмы;подохныен санадылармы икэн?