Шәһри Казан

Татарстан КВНчылары коточкыч юл һәлакәтенә очраган: икесе үлгән

Мамадыш районы тирәсендә коточкыч юл һәлакәте булган. «Фольксваген» машинасы алда барган «КАМАЗ»артына кергән.

Әлеге һәлакәт 8 ноябрьдә Мәскәү-Уфа юлының 924 километрында килеп чыккан.

Татарстанның КВН лигасына нигез салучы 60 яшьлек Фәридә Таштабанованың шунда ук гомерен өзгән. Бүген һәлакәткә очраган машинада булган КВНчы Ильяс Хәсәновның вафаты турында мәгълүм булды.

Реклама

Фаҗигага юлыккан машинадагы Руслан Тюпа Чаллы БСМПсына озатылган, шулай ук Руслан Харисов белән Катя Захарова төрле тән җәрәхәтләре алган.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: