Шәһри Казан

Татарстан лидеры Петербург татарлары белән очрашты

Татарстан лидеры Санкт-Петербургның татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, үз халкыңның мәдәниятен, милли үзенчәлекләрен, туган телеңне саклап калу - татарларны бөтен дөнья буйлап берләштерә торган максатлар. Ул искәрткәнчә, татарларның өчтән бере генә Татарстан Республикасы территориясендә яши, калганнары Россия төбәкләре һәм башка илләргә таралган.

- Безне барыбызны да яраткан бәйрәмебез - Сабан туе берләштерә, ул 100 елдан артык уздырылып килә һәм Россия Федерациясендә кеше иң күп килә торган бәйрәмнәрдән санала. Аерым алганда, быел Сабан туе, гадәттәгечә, Ленинград өлкәсенең Энколово авылында узды, бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков булды.

Татарларны берләштерә торган мәдәни-тарихи багланышлар аерым роль уйный, болар - Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татар милли-мәдәни федераль автономиясе, - ди Рөстәм Миңнеханов.

Реклама

Туган телне, милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклап калу өчен тәүлек буена «ТНВ-планета» телеканалы эшли, «Татар иле» порталы оештырылган. Бүген теләгән барча кеше «Ана теле» онлайн-мәктәбе кысаларында татар телен өйрәнә ала.

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эшчәнлекләре белән аерылып торган татар җәмәгатьчелеге вәкилләренә очрашу барышында Татарстанның дәүләт бүләкләрен дә тапшырды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: