Шәһри Казан

Татарстан максималь тотрыклы төбәкләр рейтингында үз урынын саклап калган

Татарстан 2016 елның июне нәтиҗәләре буенча, максималь тотрыклы төбәкләр рейтингында үз урынын саклап калган. Татарстан 8,2 балл җыеп, элеккеге урынында калган. Республика рейтингы элеккеге позициядә калган - 8,2 балл. Рейтингны "Петербург сәясәте" Җәмәгатьчелек элемтәләрен үстерү фонды тәкъдим иткән.

Реклама

Татарстандагы тискәре вакыйгаларга Инновацияләрнең яшь лидерлары берлеге җитәкчесе Рамил Ибраһимовның Американың Орландо шәһәрендә гей-клубка килүчеләрне үтерүне яклавын һәм Казан дары заводындагы 4 кеше зыян янгынны керткәннәр.

Республикабыздагы уңай вакыйгалар исемлеге озынрак. Алар арасында Дмитрий Медведевның Татарстанда "Иннокам" инновацияләр үзәген төзү турындагы концепцияне раславы, Татарстан, Стратегик инициативалар агентлыгы һәм WorldSkills Russia һөнәри берләшмәләрне үстерү агентлыгы арасындагы хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул кую, республика Президенты Рөстәм Миңнехановның ВТБ банкы белән хезмәттәшлек турындагы килешүне имзалавы, Рөстәм Миңнехановның кабат Россия Инновацион төбәкләр ассоциациясе советы рәисе итеп сайлануы, Сеулда республика башлыгы катнашында Корея-Татарстан форумын үткәрү бар.

Моннан тыш, Стратегик инициативалар агентлыгының инвестицион климат торышы илкүләм рейтингта 1нче урынны алу, Югары икътисад мәктәбенең статистик тикшеренүләр һәм икътисад институтының инновацион үсеш рейтингында 1нче урын алу, Британиянең The Calvert Journalның Россиянең иң креатив шәһәрләре рейтингында Казанның 1нче урын һәм Рөстәм Миңнехановның губернаторларның нәтиҗәлеге рейтингында 4нче урын алуы да уңай вакыйгалар исемлегенә кертелгән.

Минтимер Шәймиевның "Яровая пакеты"на каршы чыгышы да башка истә калырлык вакыйгалар арасында аталган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: