Шәһри Казан

Татарстан мөфтиен сайлау көне билгеле булды

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте Пленумы утырышында мөфтине, аның беренче урынбасарын һәм казыйны сайлау көне билгеле булды. VII Корылтай 17 апрельдә уздырыла, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең рәсми сайты. Җыелыш Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә барды һәм мөфтинең урынбасарлары, нәзарәтнең голәмәләр һәм казыйлар шуралары әгъзалары, республиканың барлык районнары имам-мөхтәсибләре,...

Реклама

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте Пленумы утырышында мөфтине, аның беренче урынбасарын һәм казыйны сайлау көне билгеле булды. VII Корылтай 17 апрельдә уздырыла, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең рәсми сайты.

Җыелыш Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә барды һәм мөфтинең урынбасарлары, нәзарәтнең голәмәләр һәм казыйлар шуралары әгъзалары, республиканың барлык районнары имам-мөхтәсибләре, мәдрәсә җитәкчеләре катнашында үтте.

Бүген утырышта мөфти, баш казый һәм мөфтинең беренче урынбасары булырга теләүчеләр рәсми кандидат буларак расланды.

Мәгълүм булганча, Үзәкләшкән дини оешма - Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең 2017 елның 11 гыйнварында узган чираттагы Пленум утырышында, 1 нче санлы беркетмәгә нигезләнеп, мөфти һәм баш казый, мөфтинең беренче урынбасары вазыйфаларына кандидатлар тәкъдим итү таләпләре билгеләнгән иде. 13 гыйнвардан башлап 13 февральгә кадәр кандидатлардан гаризалар кабул ителде. Кандидатлар мөхтәсибәтләр уздырган җыелышларда каралды.

Мөфтилеккә рәсми кандидат итеп Камил хәзрәт Сәмигуллин расланды ("Тынычлык" мәчете имам-хатыйбы, Татарстан мөфтие).

Баш казый вазыйфасына рәсми кандидат итеп Җәлил хәзрәт Фазлыев (Балтач районы имам-мөхтәсибе, баш казый), расланды.

Мөфти урынбасары вазыйфасына рәсми кандидат итеп Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин (Казанның Совет районы имам-мөхтәсибе, төньяк-көнбатыш төбәге казые), Илфар хәзрәт Хәсәнов ("Кол Шәриф" мәчете имам-хатыйбы) расланды.

Җыелышта Камил хәзрәт үзенең кандидатурасын тәкъдим итүче мөхтәсибәтләргә ышаныч белдергән өчен рәхмәт әйтте. "Авылларда дини эшләрне җигелеп алып баручыларга, имам-мөхтәсибләргә, сезнең кул астында эшли торган авыл имамнарына ихластан зур рәхмәт, Аллаһы Тәгалә сезне ярдәменнән ташламасын", - диде.

Аннары теләкләрен җиткерде:

"Әлбәттә, дүрт ел эчендә төрле вакытлар, авыр чаклар да булгандыр, иң мөһиме - бердәм булып эшләдек. Шуңа күрә төрле кыен проблемалардан җиңелрәк чыга алдык. Иң дөресе - динебез өйрәткәнчә хәрәкәт иттек, һәрвакыт хәрәкәттә булдык. Динебезгә, республикабызга, мөселманнарга файда итәргә тырыштык. Шундый татарча әйтем бар бит, хәрәкәттә - бәрәкәт диләр. Ягъни, хәрәкәт булса - бәрәкәт килер. Аллага шөкер, тынычлыкның да, бердәмлекнең дә, шулай ук үзара сөйләшеп-килешеп эшләүнең, тырышлыкның бәрәкәтен күреп торабыз. Президентның гомрә хаҗына баруы, безгә дини эшләрне алып барырга ярдәм итүе дә бик зур бәрәкәт ул. Алга таба да Аллаһы Тәгалә эшләребезне, уйларыбызны, ниятләребезне бәрәкәтле итсен иде. Алга таба да иң зур теләк шул - ниятләребез, фикерләребез бер булсын. Аллаһы Тәгалә ризалыгы, өммәтебез, республикабыз өчен бергәләп күркәм гамәлләр кылырга язсын. Дини эшләребезне хәнәфи мәзхәбенә һәм Матуриди гакыйдәсенә туры китереп алып барырга насыйп итсен. Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә барыбызга да ныклык һәм сабырлык бирсен!"​

Шуны да әйтергә кирәк, бүген мөхтәсибәтләрдән делегатлар саны да билгеләнде. Диния нәзарәте тарихында беренче мәртәбә делегатлар санына чикләү куелмады, мөхтәсибәтләр Корылтайга күпме имам алып килүләрен үзләре билгеләде.

Шулай итеп быел Татарстан мөфтиен, аның беренче урынбасарын һәм баш казыйны иң күп сандагы делегатлар сайлавы көтелә.



«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • «Килә ява, килә ява...»: иске спектакльнең яңа премьерасы
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 20.02.2018
  • Казанның Аккош күлендә Май чабу бәйрәмен үткәрделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Россия чаңгысы-2018. Юдино бистәсеннән фоторепортаж
  • Фәнис Ярулинның тууына 80 ел тулды
  • 2018 ел кышы рекорд куйды (5 февраль)
  • Ай тотылган төндә 31.01.2018
  • "Татмедиа" Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының киңәйтелгән утырышыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Татарстан гүзәле» бәйгесеннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Казанны кар басты
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 22 февраля 2018 в 15:34
    Фирдүс Тямаев: «Минем җырлар тарихка кереп калды инде» Сәхифәбезнең бүгенге кунагы – татар эстрадасының иң популяр җырчыларының берсе Фирдүс ТЯМАЕВ. Үзенә генә хас харизмы, темпераменты, кызулыгы булган, шул ук вакытта хисчән һәм чын мәгънәсендә халык мәхәббәтен яулаган җырчы белән без аның юбилееннан соң күрештек.
    354
    0
    2
  • 18 февраля 2018 в 09:00
    Ләйсән Фәйзуллина: «Мин – ирекле шәхес» Галиәсгар Камал театрында барган «Миркәй белән Айсылу», «Җилкәнсезләр», «Мәхәббәт FM», «Көтәм сине» спектакльләре аша таныш булган яшь актриса Ләйсән Фәйзуллина үзенчәлекле рольләр белән генә түгел, кызыклы, тирән шәхес буларак та үзенә җәлеп итә. Бүген аның һөнәренә, тормышка карата фәлсәфи уйлары, киләчәккә омтылышлары турында сорашырга, Ләйсәнне шәхес буларак ачарга тырыштык.
    467
    0
    1
  • 14 февраля 2018 в 15:00
    Яучы Наилә Җиһаншина: «50 яшькә җиткән ирләр бала табар яшьтәге хатын-кыз эзләп килә» Гомерлек яр табу замана белән тәңгәл килмәстәй катлаулы мәсьәләгә әйләнеп бара кебек, әмма моннан котылуның берәр чарасы булырга тиештер бит. Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе, Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре буенча комитеты эксперт советы әгъзасы яучы Наилә Җиһаншина белән шул турыда әңгәмә кордык.
    835
    0
    2