Шәһри Казан

Татарстан Президентына мөрәҗәгать юллауның иң кулай формасын беләсезме?

Казан Кремлендә гражданнар үз мөрәҗәгатьләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка җибәрә ала торган иң уңайлы алымнар хакында искәрттеләр.

Казан Кремлендә гражданнар үз мөрәҗәгатьләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка җибәрә ала торган иң уңайлы алымнар хакында искәрттеләр.

ТР Президентының матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, интернет-мөрәҗәгатьләр ТР Президентының рәсми сайтындагы махсус «Интернет-кабул итү» сервисы аша юлланырга тиеш. Алар «закон тарафыннан билгеләнгән таләпләргә таянып рәсмиләштерелгән очракта гомуми тәртиптә карала».

Реклама

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән «Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының бердәм белешмә хезмәте» проекты да гамәлгә ашырыла. Гражданнар, 8 (843) 264-16-16 телефоны буенча шалтыратып, үз мөрәҗәгатьләрен калдыра ала.

Мөрәҗәгатьләрне шулай ук язма рәвештә дә түбәндәге адрес буенча җибәрергә мөмкин: 420014, Казан, Кремль.

Чыганак: "Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: