Шәһри Казан

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы: коронавирус белән көрәшнең беренче айлары Татарстан өчен иң читене булды

Шул вакыт эчендә республикада авырулар өчен койка урыннар әзерләнгән, тиешле медицина җиһазлары сатып алынган, дарулар кайтартылган.

Татарстанда коронавируска каршы көрәшнең иң авыры - аның башлангыч чоры булды, дип хәбәр итте "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә республика сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.

«Килешәм: беренче ай-ай ярым табиблар өчен иң авыры булды», - диде спикер.

Реклама

Жаворонков аңлатканча, бу чор яңа коронавирус инфекциясе белән авыручыларны кабул итү өчен хәлиткеч булган.

"Дөрес, барлык күрелгән чаралар безгә авырулар санын киметергә мөмкинлек бирмәде, ә без әзерләнсен өчен вакытны сузуны тудырды", -диде табиб.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: