Шәһри Казан

Татарстан сайлый

Бүген Татарстанда Бердәм сайлау көне. Киләчәге өчен битараф булмаган халык сәгать иртәнге 7.00дән сайлау участогына барып Татарстан Президенты һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатлары өчен тавыш бирә. Сайлаулар 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Кинәт сәламәтлегегез какшап китеп сайулау участогына бара алмаган очракта бу хакта бүген сәгать 14.00гә кадәр сайлау комиссиясенә хәбәр итәргә кирәк. Бу очракта комиссия әгъзалары үзләре сезнең янга киләчәк.

Һәр районда сайлау көне уңаеннан төрле чаралар гөрли. Казанлылар исә "Казан Арена" стадионында күңел ача ала. Бүген булачак зур концерт турында сайтыбызда хәбәр иткән идек. Кабат искәртеп узабыз: сәгать 10.00 дә "Казан Арена" стадионы янында "Без булдырабыз! Без бергә!" шигаре астында бәйрәм программасы башланачак. Көндезге 14.00 сәгатьтә булачак концертта бәйрәмнең төп кунаклары Салават Фәтхетдинов һәм Мәскәү җырчылары чыгышларын да карый алачакбыз. Бәйрәм салют белән тәмамланачак. Казан сайлау участокларында сезгә махсус беләзекләр тапшырачаклар. Аның белән бәйрәмгә керергә мөмкин булачак. Беләзек белән "Бәхетле", "Чәк-чәк" һәм "Наша марка" кибетләрендә 5 процентлы ташлама, "Татнефтепродукт" автозаправкаларында бензинның һәр литрына 20 тиенлек ташлама да алырга мөмкин. Беләзеге булган кешеләр бүген җәмәгать транспортында да бушлай йөри алачак.

Реклама

Үзәк сайлау комиссиясенең Татарсанда "кайнар элемтә" номеры да эшли. Бүген тәүлек буе сайлау белән бәйле борчыган сорауларыгызны (843) 292-56-42, 292-85-14 телефоннарына шалтыратып әйтергә була. Сайлаулардан фоторепортажларны сайтыбызда алдагы сәгатьләрдә күрә аласыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: