Шәһри Казан

Татарстан синоптиклары буран вәгъдә итә

Иртәгә, 24 ноябрьдә, синоптиклар республикада һава торышының начараюын, урыны белән буран булачагы турында вәгъдә итә.

Төнлә һәм көндез буран, вакыты белән кар көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге матбугат хезмәте.

Реклама

Җил көньяк, көньяк-көнчыгыштан, уртача.

Төнлә һава температурасы -3, -8 градус булачак. Көндез 0 - -5 градуска кадәр җылыначак. Юлларда урыны белән бозлавык көтелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: