Шәһри Казан

Татарстан сөт җитештерү буенча беренчелеккә чыгарга җыена

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Берләшкән милләтләр Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы генераль директоры Грациано Силва белән очрашты. Яклар оешма вәкаләтләре кысаларында хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.

- Берләшкән милләтләр Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы - БМОда бик мөһим структура, һәм быел аның 70 еллыгы үткәрелә. Оешма алдында торган төп бурыч - дөньяда хәерчелек масштабларын киметү, ачлыкны бетерү, камилрәк азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы системаларын булдыруга ярдәм итү, глобаль азык-төлек куркынычсызлыгын ныгыту. Әлеге сораулар бүген бөтен дөнья өчен мөһим, - ди Рөстәм Миңнеханов. Мәскәүдә Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасының ачылачак бүлекчәсе шулай ук бердәм эшкә зур өлеш кертәчәк.

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, төбәк үсемлекчелегендә соңгы елларда корылык аркасында үзгәрешләр булды. Шулай да федерациянең башка субъектлары арасында сөт җитештерү буенча беренче һәм ит җитештерү буенча икенче урынны алырга планлаштырабыз, - диде ул.

Реклама

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Грациано Силва катнашында Казан аграр университеты һәм Берләшкән милләтләр Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы арасында килешү имзаланды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: