Шәһри Казан
16+

Татарстан табиблары юл һәлакәтенә юлыккан кешегә ярдәм итүдән баш тарткан

Татарстан тикшерүчеләре чакыру буенча бармаган Буа үзәк район хастаханәсе табибларына җинаять эше кузгаткан, алар ваемсызлыкта гаепләнә.

Нәтиҗәдә, ир-ат һәлак булган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул турыда хәбәр итте.

30 апрельдә Чүпрәле районында юл-транспорт һәлакәте булган, анда ир-ат зыян күргән. Буа үзәк район хастаханәсе табиблары чакыруга барудан баш тарткан, бу карарны районның аларга беркетелмәгән булуы белән аңлатканнар. Авария урынына кадәр 20 минутлык юл булган.

Реклама

Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән ир-атка медицина ярдәме күрсәтелмәгән, ул һәлак булган.

Чыганак - "Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 23 май 2023 - 20:08
    Без имени
    бастырып атарга иде сволочьларны