Шәһри Казан

Татарстан – Төрекмәнстан мөнәсәбәтләре: үзара аңлашу һәм ышаныч

Узган ялларда барлык юллар күпләрне Татарстан башкаласы Казанга китергәндер, хәтта Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов та кунак булып китте. Рэп укучы, китаплар язучы һәм башка бик күп төрле шөгыльләре булган 61 яшьлек «Аркадаг» (үзләрендә аны шулай атыйлар, ягъни: «канат астына алучы») милли бәйрәм – Сабан туенда да катнашты.

Реклама

Дәүләт башлыкларыннан моңарчы бу бәйрәмдә Дмитрий Медведев, аңа хәтле Владимир Путин катнашкан иде, соңгысының килүе катыктан акча эзләү белән истә калды. Төрекмәнстан башлыгыннан халык күбрәкне өмет иткәндер, алда әйтелгәнчә, ул бик сәләтле шәхес, тамашачыны шаккатырырга ярата, теләсә, оныгы белән ат турында рэп та укып бирә ала, әмма бу визит рәсми төстә генә узды. Бәйрәмдә бары тик ул көй язган җыр гына башкарылды. «Төрекмәнстан, Алтын гасыр» басмасы бу хакта болай язган: «...җыелган халыкка сюрприз буларак, Гурбангулы Бердымөхәммәдов иҗат иткән җыр яңгырады. Әлеге җыр – төрекмән әйдаманының Сабан туе хөрмәтенә музыкаль бүләге».
Төрекмәнстан Президенты Сабан туе өчен генә килмәде, билгеле. Аның белән бергә килгән зур делегация Татарстанда җитештерелә торган продукция белән танышты: «КамАЗ» автомобильләре, электробуслар, вертолетлар (шул исәптән медицина модуле белән җиһазландырылганнары). Шулай ук Бердымөхәммәдовны нефть табу һәм аны эшкәртү өлкәсендәге яңа технологияләр белән дә таныштырдылар.
Төп урында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Казан Кремлендә узган очрашу һәм киңәйтелгән сөйләшүләр булды. Сөйләшүләр барышында автомобиль төзелеше, нефтехимия, мәгариф һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итү буенча сораулар каралды. Имзаланган килешүләр нигезендә, Төрекмәнстанга 2 меңгә якын «КамАЗ» машинасы озатылачак. Шулай ук берничә эре оешма, мәгариф учреждениеләре арасында үзара ярдәмләшү буенча меморандумнарга кул куелды.
Тагын бер мөһим мәсьәлә – Татарстанда Төрекмәнстанның консуллыгын ачу да каралды. Рөстәм Миңнехановның бу тәкъдимен Гурбангулы Бердымөхәммәдов хуплады һәм Татарстан белән Төрекмәнстан арасында рейсларны арттырырга дигән тәкъдим ясады. Татарстан Президенты әйтүенчә, ике арадагы мөнәсәбәтләр стратегик әшнәлек принцибында төзелә, ике республиканы күпьеллык хезмәттәшлек, тарихта, телдә, мәдәни гореф-гадәтләрдәге уртаклык, бер-береңә булган югары ышаныч һәм үзара аңлашу берләштерә.
Мәгълүм булганча, Гурбангулы Бердымөхәммәдов ил белән 2006 елдан бирле идарә итә, ул бу постта Сапармурат Ниязовны алыштырган иде. Берәүләр аны тәнкыйтьләсә, икенчеләре «Милләт атасы» һәм «Аркадаг» дип атый, аның китаплар, шигырьләр, җырлар язуына, ат һәм автомобиль узышларындагы уңышларына соклана.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: