Шәһри Казан

Татарстан турында кино төшерәләр

Тиздән республикабыз турында фильм барлыкка киләчәк. Татарстанда зур масштаблы проект старт алды, республика турында кино төшерә башладылар.

Төшерү эшләрен яшь, талантлы Казан режиссеры Владислав Кушнеров башлап җибәргән. Татарстан турында фильм Вконтакте паблик «Татарстан. Наша Республика» белән «Кинокрут» видеостудиясенең уртак проекты. Киноны Саескан тавында башлап җибәргәннәр. Биш көн эчендә төшерү төркеме Татарстанның 16 авыл җирлегендә булып, республикабызның матур урыннарын төшерергә исәпли. Татарстан турында язмалары булган кешеләр дә әлеге фильмга үз өлешләрен кертә ала. Үзләре төшергән видео кадрларны «Татарстан. Наша Республика»паблигы администраторына юллый, яки Вконтакте челтәрендә #НашаРеспублика хэштегы белән урнаштыра ала.

Реклама

- Безнең Татарстан гаҗәеп төбәк. Бу респуликаңын төрле районнарындагы табигать матурлыгы да, үзенчәлекле кешеләр язмышы, тарих та. Республикабызның үзенчәлекләрен ачып бирә алган киң масштаблы фильм төшерергә тырышачакбыз, - ди режиссер Владислав Кушнеров.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: