Шәһри Казан

Татарстан Югары суды Роберт Мусинны сак астында тоту карарын үз көчендә калдырды

Татарстан Югары суды "Татфондбанк" идарәсенең элеккеге рәисе Роберт Мусинны сак астында тоту карарын үз көчендә калдырды. Ул караклык гамәлләрендә шикләнелә.

Реклама

Яклаучысы Роберт Мусинга өй аресты билгеләүне сораса да, суд аның үтенечен кире какты.

"Апелляция инстанциясе суды Совет районы судының Мусинга карата сак астында калдыру карарын үзгәрешсез калдырып, шикаять дәгъвасын канәгатьләндермәде", - дип җиткерде судта хөкемдар карарны.

Исегезгә төшерәбез: "Татфондбанк"ның элекке җитәкчесе, 52 яшьлек Роберт Мусинның 16 апрельгә кадәр сак астына алынуы турында хәбәр иткән идек инде. Ул "аеруча зур күләмдә акча үзләштерүдә"гаепләнә. Тикшерүчеләр фаразынча, "Татфондбанк" җитәкчеләре, кредит алу һәм аны үз максатларында куллану ниятеннән, 2016 елның августында РФ Үзәк банкына ялган документлар тапшырган. Алар "Татфонбанк"ның табышлы активлары булуы хакында ышандырып, 3 миллиард сумнан артык кредит алган һәм ул акчаларны үз фирмаларына күчергән.

"Татар-информ"

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 декабря 2017 в 19:34
    "Татар җыры"нда Хәния Фәрхине искә алдылар
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале
  • «Татар җыры - 2017»
  • Балык, кап, яр буенда ялтырап ят!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • 11 декабря 2017 в 09:27
    Айдар Галимов кызы Айгизәнең җырлавына ник каршы? Айгизәнең инстаграмдагы аккаунтына язылучылар, аның киенүе, җырлавы Риананыкын хәтерләткәнен белә. Чит илдә болай киенү нормаль күренеш булса, татар-башкорт мохитендә моны аңламаучылар да бар.
    713
    0
    1
  • 11 декабря 2017 в 09:18
    Йокыдан айнырга ярдәм итүче ризыклар исемлеге билгеле булган Көн кыска, ә урамда суык та булганда, язга кадәр гел йоклап кына ятасы килә. Әмма без аюлар түгел шул, эшкә барасы бар.
    188
    0
    1
  • 11 декабря 2017 в 10:03
    Эльмира Закирова: «Язучы булу рәхәт икән!» Бүгенге заманга китапны аз укый торган тамгасы тагылса да, укучы яңа китапны да, яңа авторны да хәзер күреп ала, игътибарыннан читтә калдырмый. Эльмира Закированың да «Иясез шатлык» дигән китабы табадан төшеп, кибет киштәләренә куелырга өлгермәде, укучы аны үз итте.
    152
    0
    0