Шәһри Казан

Татарстан ЮХИДИ идарәсе кисәтә

Татарстан юлларында урыны белән яннан исә торган җилнең көчәюе көтелә. Көньяктан искән көчле җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәргә мөмкин. Шул уңайдан Татарстанның ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләрне юлларда сак булырга өнди. Яннан искән җил автомобильнең хәрәкәтенә комачаулык итәргә мөмкин. Шул исәптән, машина йөртүчеләр тизлекне арттырмаска, куркынычсызлык каешларын эләктерергә, ә 12...

Татарстан юлларында урыны белән яннан исә торган җилнең көчәюе көтелә. Көньяктан искән көчле җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәргә мөмкин.
Шул уңайдан Татарстанның ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләрне юлларда сак булырга өнди.

Яннан искән җил автомобильнең хәрәкәтенә комачаулык итәргә мөмкин. Шул исәптән, машина йөртүчеләр тизлекне арттырмаска, куркынычсызлык каешларын эләктерергә, ә 12 яшькә кадәрге балалар махсус утыргычларда булырга тиеш, диләр ЮХИДИ идарәсендә. Аеруча, торак пунктлардан читтә хәрәкәт иткәндә игътибарлы булу таләп ителә.

Реклама

Фото: rl0.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: