Шәһри Казан

Татарстан Үзәк Сайлау комиссиясе әгъзалары сайланды

Әгъзалар бүген алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларының утыз дүртенче утырышында игълан ителде.

Бүген Татарстан Дәүләт Советы депутатларының көзге сессиясендә республика Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларын сайлау мәсьәләсе күтәрелде. Моңа кадәр сайланган әгъзаларның срогы сентябрь аенда тәмамланачак. Аларны 5 елга сайлап куялар.

Билгеле булганча, республика законнары нигезендә, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары 14 кешедән гыйбарәт. Аларның 7 сен Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан, калганнары татарстан Президенты тарафыннан билгеләнә.

Дәүләт Советы депутатлары тавыш бирүе нәтиҗәсендә, Үзәк сайлау комиссиясенә:

Рөстәм Заһидуллин (ТР юстиция министры);

Светлана Гыйниатуллина (“Бердәм Россия” сәяси партиясе Төбәк башкарма комитетында бүлек җитәкчесе);

Реклама

Наталья Пименова (яшел Үзәндә юридик бюро җитәкчесе);

Ленар Әхмәтҗанов (Чаллы Башкарма комитетының Хокук идарәсе җитәкчесе);

Надежда Борисова (Үзәк сайлау комиссиясенең элеккеге составында секретарь);

Сергей Видисенков (Питрәч районының яшьләр үзәгендә өлкән тренер);

Альбина Җиһаншина (Казан Башкарма комитетының оештыру идарәсе җитәкчесе урынбасары) сайлап куелды. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: