Шәһри Казан

Татарстанда 100гә якын грипп очрагы теркәлгән

Республикада грипп, кискен респиратор вирус инфекцияләре (ОРВИ) белән авыру очраклары эпидемия чиген узмаса да, Казанда, Алабугада авыручылар саны шактый. Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтүенчә, хәзерге вакытта Казанда авыру эпидемия чигеннән 33 процентка югары булып санала.

Реклама

Сентябрьдән бирле грипп белән авыручы 92 кеше теркәлгән.
Быел авыручылар арасында күбрәге В гриппы күзәтелә икән. А вируслысы да очрый, анысы азрак. Табиблар әйтүенчә, В вируслы грипп чагыштырмача җиңелрәк уза. “Теләсә нинди грипп та өзлегүләр белән куркыныч, шуңа да авыруның беренче билгеләрен сизүгә мөстәкыйль дәваланмагыз, табиб чакыртыгыз, грипп аеруча кечкенә балалар һәм өлкәннәр өчен куркыныч”, – ди табиблар. “ Әгәр иртән хәлегез яхшы булып,  кинәт, көтмәгәндә  тәнегез сызлый башласа, температура югары күтәрелсә, баш авыртса – бу грипп билгеләре булырга мөмкин”,–  дип кисәтә Марина Патяшина. Мондый вакытта, табиб чакыртырга, авыруның беренче көнендә үк вируска каршы дарулар куллана башларга киңәш ителә. Грипптан саклануның иң нәтиҗәле юлы, дип табиблар прививканы атый. Быел Татарстанда 1 миллионнан артык кешегә гриппка каршы вакцина ясаганнар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: