Реклама
Аксубайның «Юность» спорт комплексында күнегүләр вакытында 11 яшьлек көрәшче үлгән, дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, күнегүләр вакытында партнерлар егылып башларын бәргән. Тиз арада бер малайның хәле начарайган һәм аны хастаханәгә алып киткәннәр.
Хәзерге вакытта әлеге хәлнең нечкәлекләрен тикшерәләр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз