Шәһри Казан

Татарстанда 19 градуска кадәр җылытачак

Татарстанда киләсе атнада 19 градуска кадәр җылытачак, диелә ТР Гидрометеорология үзәге фаразында.

Бүген һәм иртәгә Татарстанда яңгыр, төнлә кайбер районнарда юеш кар көтелә. Төннәрен -1 дән +4 градуска кадәр, көндез + 4 + 9 градус җылы булачак. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык булырга мөмкин.

Реклама

11 апрельдә төнлә 0дән +5 кә кадәр, көнчыгышта + 8 градуска кадәр җылытачак. Көндез һава температурасы +7 +12, көнчыгышта  +16 градуска кадәр җылытачак.

Киләсе атна башында антициклон йогынтысында бик җылы булачак - көндез һава температурасы + 14 + 19 градуска кадәр  күтәреләчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: