Шәһри Казан

Татарстанда 250 мең тонна печән әзерләнгән

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә терлек азыгы әзерләү һәм басуларны эшкәртү буенча эшләрнең барышы хакында сөйләде.

Видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Реклама

Министр хәбәр иткәнчә, күп кенә авыл хуҗалыгы берләшмәләре күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабуны төгәлләгән инде. Бүгенге көндә 250 мең тонна печән һәм 1,2 миллион тонна сенаж әзерләнгән. Бу бер шартлы терлеккә 9 центнер азык берәмлеге дигән сүз.

– Бездә 3 районда 100 гектар авыл җиренә 40 баштан артык терлек туры килә. Бу – Балтач, Әтнә һәм Саба районнары. Әлеге районнарда эш бик яхшы оештырылган. Бу җәһәттән Актаныш, Кукмара, Арча, Теләче, Ютазы районнары хуҗалыкларын да билгеләп үтәргә мөмкин, – дип искәртте Марат Әхмәтов.
Министр кырларны эшкәртү темасына аерым тукталды. Оператив мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә 274 мең гектарда җир эшкәртелгән. Бу фаразланган күрсәткечнең 80 проценты дигән сүз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: