Шәһри Казан

Татарстанда 2802 сайлау участогы эшли

Татарстан Президенты һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатларын сайлау өчен республикада барлык сайлау участоклары да ачык. Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин бердәм мәгълүмат үзәгендә хәбәр итте.

- Бүген Татарстан өчен истәлекле көн, без сезнең белән 15 елга беренче тапкыр Татарстан Президентын сайлыйбыз, җирле хакимият органнарына депутатлар сайлау да бара. Татарстанда сайлаулар иртә белән сәгать 7.00дә башланды, кичке 20.00 дә төгәлләнәчәк. Иртәнге сәгатьләрдән үк эш штат режимында дәвам итә, барысы да тыныч, участокларга халык күтәренке кәеф белән килә, - диде Әгъзам Гобәйдуллин. Аның әйтүенчә, сайлауларга бик зур әзерлек булды, шуңа да барысы да әйбәт үтәргә тиеш.

- Система ачык, сайлаучыларыбызга мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат бирергә тырышачакбыз. Сайлаулар оешкан төстә, ачык үтәр дип ышанам, - дип ассызыклады Әгъзам Гобәйдуллин.

Реклама

Татарстанда барлыгы 2802 сайлау участогы эшли. Сайлаучылар саны исә 2 миллион 901 мең 2 кешедән артып китә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: