Шәһри Казан

Татарстанда 40 яшьлек ана, йорт шартларында гына бала табып, аны сулы чиләккә салган

Бу районында яшәүче 40 яшьлек кызның гаепле булуы ачыкланган, хәзер ул закон каршында җавап бирәчәк.

2018 елның 4нче маенда Буаның бер авылында ана кеше табиблар ярдәменнән башка гына кыз бала тапкан. Сабыйны тугач, сулы чиләккә салган һәм күршедәге ташландык корылмага кертеп куйган.  
 
Көмәнлелек буенча учетта торган хастахнәгә мөрәҗәгать иткәч, аның баласы булмавы ачыклана һәм табиблар хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткәннәр.

Реклама

Суд карары буенча, әлеге хатын-кыз шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: