Шәһри Казан

Татарстанда 57 яшьлек ирне кыйнаган һәм талаган яшүсмерләргә 10 ел төрмә яный

11 март көнне Чаллының 39нчы комплексында яшүсмерләр төнге икеләр тирәсендә 57 яшьлек ир-атны кыйнаганнар. Кыйнап кына калмаганнар, аның банк картасын да талап алганнар. Зыян күрүченең анда 481 сум акчасы булган.

Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

Реклама

Ир кешенең башы, бите һәм умырткасына зур зыян килгән, аны хастаханәгә озатканнар.

Кайнар эз буенча 18 яшьлек егетне һәм кадетлар мәктәбендә укучы 9 сыйныф укучысын кулга алганнар. Ә өченче гаепләнүче - укучы малайның сыйныфташын эзлиләр. Җинаять кылучыларның икесе милициядә исәптә торган булган. Гаеплеләргә 1 миллион сум штраф һәм 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: