Шәһри Казан

Татарстанда 7 июльдән бирле беренче тапкыр коронавирустан бер пациент үлгән

Республикада коронавирус йоктыручылар саны арта бара.

Татарстанда 7 июльдән бирле беренче тапкыр коронавирус йоктырган бер пациент үлгән. Пандемия башланганнан бирле ковидтан 1 997 татарстанлы үлгән, дип хәбәр итә стопкоронавирус.рф порталы.

4 августа Татарстанда коронавирус йоктыруның 58 яңа очрагы ачыкланган. Шул ук вакытта 3 августта исә 53 кеше ковид йоктырган булган. Шулай итеп, республикада коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны арта бара.

Реклама

 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: