Шәһри Казан

Татарстанда 721 гаилә өй туе уздырачак

Татарстанда 2020 елда социаль юнәлешле 50 программа гамәлгә ашырылачак.

Шуларның дүртесе республикада торакны гамәлгә кертүне тәэмин итүгә юнәлдерелә. Болар: со­циаль ипотека, күп фатирлы йортлар, индивидуаль торак төзелеше һәм аренда торагы төзү программалары.

Билгеле булганча, 2019 елда Татарстанда 2 млн 675,5 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Кайбер җирлекләрдә әлеге юнәлеш буенча хәтта планны арттырып үтәгән. Әлеге исемлектә Казан, Чаллы шәһәрләре, Питрәч, Яшел Үзән, Лаеш, Биектау, Әлмәт, Тукай, Арча һәм Кукмара районнары бар.
«Торак һәм шәһәр тирәлеге» программасы буенча Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, муниципаль берәмлекләр белән берлектә, 2020 елга 2 млн 979 мең квадрат метр күләмдә торак төзелеше буенча программаларны формалаштыру эшен алып бара. Бу – үткән елдагыдан 304 мең квадрат метрга артыграк, дигән сүз.

Реклама

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының 2020 елга инвестицион программасын гамәлгә ашыру нигезендә, 2020 елда  205 мең квадрат метр торакны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Димәк, респуб­ликада тагын 77 йорт калкып чыгачак. Барлык объектларга да җир кишәрлекләре рәсмиләштерелгән. 75 объектны төзергә рөхсәт бирелгән,  шуның кадәре үк  проект-смета документациясе белән тәэмин ителгән.

2020 елда күп фатирлы инвес­тицион торак төзелеше, нигездә, (якынча 65 процент) иске кагыйдәләр өлешләп торак төзүчеләр акчаларын җәлеп итү юлы белән тормышка ашырылачак.

Татарстан төзелеш министры Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, 2020 елда барлыгы 721 гаиләне торак белән тәэмин итү  планлаштырыла. Шулардан 600е ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, 46 күп балалы гаилә, 47 яшь гаилә; 28 мәҗбүри күченүче, Ерак Төньяктан күченүче һәм чернобыльче.

Лилия Минсафина

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: