Шәһри Казан

Татарстанда адашкан кызны бер ир-ат мәсхәрәләгән

Чаллыда 28 яшьлек ир балигъ булмаган кызны мәсхәрәләүдә гаепләнә.

14 яшьлек кыз дусты белән урамда йөргәннән соң, саубуллашып, өенә кайтырга автобус тукталышына юнәлә. Тик ул таныш булмаган тукталышта басып торганда акчасы калмавын исенә төшерә һәм телефоны да сүнә.

Бу хәлдән аптырап һәм елап торган кызга бер егет игътибар итә. Ул танышына шалтыратып, кызны өенә кайтарып куюын үтенә. Әмма ярдәм итәргә дип килгән ир-ат аны өенә илтәсе урынга, башта спиртлы эчемлек эчерә, аннан өенә алып кайтып көчли.

Оятсыз гамәлен кылган ир кызга такси тотарга акча биреп чыгарып җибәрә. Гаеплене полиция тоткарлый. Ул элек тә хөкем ителгән булган кеше була.

Реклама

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: