Шәһри Казан

“Татарстанда аерым тематика буенча профессиональ дәрәҗәдә ориентлашучы әзерлекле журналистлар эшләргә тиеш” - Ф. Мөхәммәтшин

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия матбугаты көне уңаеннан гаммәви матбугат чаралары вәкилләре белән очрашты.

Анда ул, Татарстанда аерым тематика буенча профессиональ дәрәҗәдә ориентлашучы яхшы әзерлекле журналистлар эшләргә тиеш, диде.

Республика парламенты башлыгы фикеренчә, илдәге икътисади вазгыять катлаулы булу сәбәпле, әлеге тематиканы аңлап эшләүче профессионаллар кирәк. «Икътисади тематикага кешеләрдә ихтыяҗ зур. Татфондбанк буенча шундый уңайсыз хәл килеп чыгасын алдан күреп, журналистлар тарафыннан саклык чаралары күрелгән булган булса, сезнең бәһагыз бәяләп бетермәслек булган булыр иде. Сез дә бит кертемчеләр. Кемнәрнеңдер акчалары янды. Бер дә кызык түгел бит ул үлемтеккә җыелган акчалар иде, дигәнне ишетү», - диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин республикада Татфондбанк вазгыятен тигезләү, җайлау буенча чаралар күрелүен билгеләп үтте.
«Әйе, кайдадыр ниндидер мизгел ычкындырылды, карап бетермәдек. Әмма, минем карашка, республикада бер генә журналистның да дәшми калырга яки мәгълүматны дөрес бирмәскә дигән уе юк. Бу мине сөендерә. Миңа калса, бу җаваплылык һәм профессионализм турында сөйли», - дип йомгаклады ул.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: