Шәһри Казан

Татарстанда алкоголь күләме тулысынча контрольгә алынды

Росалкогольрегулирование хәбәр итүенчә, Татарстан - Россия төбәкләре арасында ваклап сату кибетләрен ЕГАИСка (җитештерелгән алкоголь продукциясе күләмен контрольдә тота торган бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати система) тулысынча тоташтырган беренче төбәк.

Алкоголь базарын көйләү буенча федераль хезмәт сайтында хәбәр ителгәнчә, 22 март мәгълүматлары буенча, ваклап сату өлкәсендә система буенча эшли торган оешмалар саны буенча Липецк (94,96 процент) белән Сахалин (94,24 процента) өлкәләре алда бара.

Алга таба беренче унлыкта - Орел (89,79 процент), Магадан (88,94 процент), Тула (88,06 процент), Мәскәү (88,01 процент), Мурманск (87,97 процент), Калуга (87,94 процент) өлкәләре һәм Хакасия республикасы (87,86 процент).

ЕГАИСка тоташу буенча исемлек ахырында - Дагыстан республикасы (55,81 процент), Новосибирск өлкәсе (54,81 процент) һәм Чукотка автоном округы (19,15 процент).

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: