Реклама
Кичә Балык Бистәсе районында, М7 трассасының 916нчы километрында, Kia Ceed машинасы авыр йөк машинасы Freightliner белән бәрелешкән.
Җиңел машинадагы 23 яшьлек ике егетнең дә гомере өзелгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре, егетләр югары тизлектә барып, каршы як полосага чыгып бәрелгән, ди.
Берничә көн элек кенә Балык Бистәсе районында Scania авыр йөк машинасы белән ВАЗ-111960 бәрелгән иде. Анда җиңел машинадагы бер кеше үлгән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз