Шәһри Казан

Татарстанда белем бирү сыйфаты буенча лидер район билгеле

Татарстанда дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре буенча Бөгелмә районы укучылары республикада белем бирү сыйфаты буенча лидер булды. Бөгелмә районында 2017елгы БДИ нәтиҗәләре Татарстандагы уртача күрсәткечләрдән шактый югары. Бу хакта Бөгелмә муниципаль районы матбугат хезмәтенә сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә.

Реклама

Бөгелмә районы чыгарылыш сыйныф укучылары рус теленнән 81,2 балл, математикадан - 65,1, географиядән - 78 балл җыялар. Бу фәннәрдән республика буенча күрсәткечләр исә 72,5, 55, 2 һәм 64,9 балл. Моннан тыш, Бөгелмә шәһәренең 16нчы мәктәп чыгарылыш сыйныф укучысы Татарстанда өч фәннән 100әр балл җыйган ике укучының берсе. Ул биологиядән (педагогы Нәдершина Әкълимә Әнәс кызы); химия (педагог Сәхбутдинова Алинә Михайловна); рус теле (педагог Горбунова Светлана Петровна) 100әр балл җыйган.

Гомуми санда БДИ буенча укучылар санына карата югары балл җыючылар 64,8 процентка җиткән, бу узган елгыдан 1,6 процентка артык. Россия буенча өч фәннән максималь баллар җыючылар саны быел 21 кеше булган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 декабря 2017 в 19:34
    "Татар җыры"нда Хәния Фәрхине искә алдылар
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале
  • «Татар җыры - 2017»
  • Балык, кап, яр буенда ялтырап ят!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • 11 декабря 2017 в 09:27
    Айдар Галимов кызы Айгизәнең җырлавына ник каршы? Айгизәнең инстаграмдагы аккаунтына язылучылар, аның киенүе, җырлавы Риананыкын хәтерләткәнен белә. Чит илдә болай киенү нормаль күренеш булса, татар-башкорт мохитендә моны аңламаучылар да бар.
    685
    0
    1
  • 11 декабря 2017 в 09:18
    Йокыдан айнырга ярдәм итүче ризыклар исемлеге билгеле булган Көн кыска, ә урамда суык та булганда, язга кадәр гел йоклап кына ятасы килә. Әмма без аюлар түгел шул, эшкә барасы бар.
    170
    0
    0
  • 11 декабря 2017 в 10:03
    Эльмира Закирова: «Язучы булу рәхәт икән!» Бүгенге заманга китапны аз укый торган тамгасы тагылса да, укучы яңа китапны да, яңа авторны да хәзер күреп ала, игътибарыннан читтә калдырмый. Эльмира Закированың да «Иясез шатлык» дигән китабы табадан төшеп, кибет киштәләренә куелырга өлгермәде, укучы аны үз итте.
    139
    0
    0