Шәһри Казан

Татарстанда бер адәм ике ел дәвамында кызын көчләгән

Ир кеше үзе гаебен танымаган. Аны 15 елга иректән мәхрүм иткәннәр.

Әлмәттә яшәүче 40 яшьлек ир-ат 15 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Әлеге адәм ике ел дәвамында үзенең кызын көчләгән. Бу турыда kazanfirst.ru хәбәр итә.

Тикшерү ачыклаганча, 2017-2019 еллар дәвамында педофил адәм үз кызы белән сексуаль мөнәсәбәтләргә кергән. Беренче тапкыр әлеге гамәлен ул кызына 6 яшь булган чакта кылган.

Реклама

Кызның әтисе белән әнисе аерылган була. Уллары әтисе белән яшәсә, кыз әнисе белән кала. Ләкин ана кеше вакыты-вакыты белән кызын элеккеге ирендә калдыра торган була. Шул вакытларда ата кеше әлеге кыргый гамәлләрен кылган да инде. Кыз бу хакта әнисенә бары атасы Казанга күченеп киткәч кенә сөйләгән.

Ир кеше үзе гаебен танымаган. Аны 15 елга иректән мәхрүм иткәннәр.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: