Реклама
Республикада коронавирус инфекциясе тарала башлаганнан бирле, 9 мең 556 кеше әлеге чир белән авырган.
Татарстанда бер тәүлек эчендә Covid-19 йоктыруның 67 яңа очрагы теркәлде. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирусның 67 очрагы теркәлгән. Шулай итеп, үсеш буенча - 9 мең 556 очрак», - дип хәбәр итте санитар табиб.
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков ковидтан бер тәүлек эчендә республикада яшәүче 55 кеше савыкты, дип өстәде.
Авыручылар буенча географик бүленеш:
1. Казан - 34
2. Яр Чаллы - 3
3. Алексеевск - 1
4. Арча - 1
5. Балтач - 1
6. Югары Ослан - 2
7. Биектау - 2
8. Зәй - 2
9. Яшел Үзән - 10
10. Лаеш - 2
11. Менделеевск - 1
12. Түбән Кама - 1
13. Нурлат - 2
14. Питрәч - 2
15. Балык Бистәсе - 1
16. Тукай - 1
17. Чистай - 1
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз