Шәһри Казан

Татарстанда бер яшьлек сабый быелның иң суык төнендә сарайда кунган

22 яшьлек хатынга карата җинаять эше ачылган.

Реклама

Татарстанның бер районында бер яшьлек сабый быелның иң суык төнендә сарайда кунган. Өшегән баланы республика клиник балалар хастаханәсенә китергәннәр. Ике бала анасы сөяркәсе белән кич утырган. Балаларын исә сарайга чыгарып япкан. Төнлә 4 яшьлек кызы бик нык туңган һәм шуннан әнисе аны өйгә алып кергән. Бер яшьлек сабыен сарайда калдыра. Урамда температура 30 градус салкын була. Өшегән сабыйны иртән килгән әбисе күреп ала. Ике бала да хастаханәгә китерелгән. Кечкенәсенең хәле бигрәк тә авыр булган. 22 яшьлек хатынга карата җинаять эше ачылган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (3)
Осталось символов:
  • 14 гыйнвар 2021 - 16:52
    Без имени
    Узе сөяркәсе бн чыгып утырсын иде сарайга.
  • 14 гыйнвар 2021 - 10:40
    Без имени
    Бирэ бит Алла Тагэлэ бала шундыйларга ,кемдер еллар буена телэп,сорап йори,котэ
  • 14 гыйнвар 2021 - 08:52
    Без имени
    Узен шунда кудырасы иде аны.