Реклама
Татарстанда беренче рәсми коллектор агентлыгы - бурычларны кайтарту буенча «Редут» фирмасы теркәлде, дип хәбәр итә Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте. Фирма Казанның Яхин урамында урнашкан.
Исегезгә төшерәбез, 2017 елның 1 гыйнварыннан коллекторларга чикләүләр кертүче федераль закон үз көченә керде. Әлеге бизнес белән Суд приставлары федераль хезмәте реестрына кертелгән оешмалар гына шөгыльләнә ала.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз