Реклама
Татарстанда узган тәүлектә Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчләре белән 13 янгын сүндерелгән. Кызганычка каршы, аларда ике кеше зыян күргән, ә бишесе һәлак булган. Ике кешене коткарып кала алганнар, дип белдерде ведомствоның матбугат хезмәте.
Барлыгы 1 гыйнвардан 17 гыйнварга кадәр республикада 176 янгын теркәлгән. Аларда 9 кеше зыян күргән, 21есе (моңа ике бала да керә) үлгән һәм 36 кеше коткарылган.
Искәртеп узабыз, кичә иртән, 18 гыйнвар көнне Югары Ослан районындагы янгын вакытында 4 кеше (икесе балалар) һәлак булды. Җинаять эше кузгатылган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз