Шул ук вакытта Идел буе федераль округында никахлар саны 2,3 процентка арткан.
Татарстанда 2023 елның 7 аенда никахлар саны кимегән һәм аерылышулар саны арткан. Бу хакта Росстат хәбәр итә.
2023 елның гыйнвар — июль айларында республикада 12 675 никах теркәлгән.
Гыйнвар-июль айларында аерылышулар саны 8174тән 8395кә кадәр арткан. Үсеш 2,7 процент тәшкил итә.
Шул ук вакытта Идел буе федераль округында никахлашучылар саны 2,3 процентка (87 260тан 89 305кә кадәр), ә аерылышучылар саны 1,6 процентка (67 451дән 68 560ка кадәр) арткан. Хәзер россиялеләр сирәгрәк никахлаша башлаган (-0,1%, 492 016 дан 491 728 гә кадәр) һәм ешрак аерылышалар (3,8% ка арту, 376 313 дән 390 797 гә кадәр).
Комментарийлар