Шәһри Казан

Татарстанда газ баллоны шартлау аркасында бер кеше зыян күргән

Бу хәл Баулыда булган. 

Бүген төнлә Баулыдагы торак йортта газ баллоны шартлаган, зыян күрүче бар. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, вакыйга турындагы хәбәр ведомствога 02.22 сәгатьтә кергән.

Реклама

"Һади Такташ урамында урнашкан өченче каттагы фатирда газ-һава катнашмасы шартлавы аркасында кухняда пыяла тәрәзә ватылган һәм янәшә торучы ике бүлмәле фатирлар арасында гипс плитәләрдән торган аралык җимерелгән. Башка җимерелүләр юк", - дип аңлаттылар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Газ шартлавы нәтиҗәсендә, 1983 елгы ир-ат зыян күргән, аңа медицина ярдәме күрсәтелгән, хастаханәгә салу таләп ителмәгән. Бу хәлнең сәбәпләре билгеләнә.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: