Шәһри Казан

Татарстанда иң мул уңыш Зәй һәм Сарман районы кырларыннан чыга

Реклама

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оператив мәгълүматларына караганда, 17 август көненә республикада 383,8 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырып алынган. Бу пландагы мәйданның (1475,2 мең гектар) 26 процентын тәшкил итә, дип яза Татар-информ.

Татарстан игенчеләре бу көнгә 1406 мең тонна ашлык суктырып алган. Гектар уңышы 36,6 центнер тәшкил итә.

Иң мул уңыш буенча лидерлар үзгәрешсез калды - Зәй һәм Сарман районы игенчеләре һәр гектардан уртача 51,1 центнер уңыш җыеп ала. Нурлатта гектар уңышы - 50, Тәтештә - 45,1, Актанышта - 44, Балтачта - 42,3 центнер.

Иң аз уңыш әлегә Әгерҗе (26,4 центнер), Югары Ослан (27 центнер), һәм Питрәч районы (27,9 центнер) кырларында чыга.

Бу көнгә башкарылган эш мәйданы буенча Зәй районы лидерлар сафында. Биредә барлык мәйданның 37 процентыннан игеннәр суктырып алынган. Икенче баскычта - Апас (35 процент), өченчедә - Нурлат һәм Әлки (32шәр процент) районнары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 25 май 2018 - 11:50
    Гүзәл Уразова мәктәп елларын искә төшерде
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 25.05.2018
  • Кремль яр буенда узган «Соңгы кыңгырау» бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Соңгы кыңгыраулар чыңлар вакыт җитте
  • Хәйрия концертыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Үлемсез полк» маршында 165 меңнән артык кеше катнашты
  • Казанның Меньеллык мәйданында узган Җиңү парадыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Суга сикерү буенча дөнья сериясе. Казан. 2018-FINA
  • 1 май митингыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукайга багышланган шигырь бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукай премиясен тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 25 май 2018 - 17:35
    Сүзләр йөри Дөнья күктән, җирдән һәм сүздән тора. Ә, тагын кешеләр бар икән әле. Аларның берише күккә битен күрсәтә, берише – бүтән җирен. Ә сүзне барысы да сөйли. Белсә дә, белмәсә дә, күрсә дә, күрмәсә дә... Телнең кыйбласы юк.
    125
    0
    0
Ночной режим