Шәһри Казан

Татарстанда IT өлкәдә белгечләрен кече яшьтән үк әзерләү актив бара

Илне цифрлаштыру процессында төп өлеш — кадрлар. IT өлкәдә кадрлар булмаса заманча технологияләр кертү буенча эш файдасыз булачак. Бу хакта Kazan Digital Week-2020 халыкара форумының пленар утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.

«Профессионалларны мәктәптә үк әзерләргә кирәк. Бу мәсьәләнең мөһимлеген аңлап, без 2004 елда ук республикадагы барлык мәктәпләрне интернетка тоташтырдык. Агымдагы елның 1 сентябренә мәктәпләр 100 процентка югары тизлекле челтәргә тоташты», — диде ул.

Реклама

Татарстанда IT өлкәдә кадрлар әзерләү өчен берничә белем бирү проекты эшли. Бу «Кванториум» технопаркы, Яндекс.Лицей, Школа 21 һәм башкалар.

Моннан тыш, Миңнеханов форумда катнашучыларга уңышлар теләде. «Форум тәҗрибә уртаклашу, цифрлы технологияләр эшләү һәм таныту өчен халыкара мәйданчык булачак. Хәзерге вазгыятьтә без онлайн-формат сайладык. Дөнья цифрага күчә, цифрлы технологияләр куллану — гражданнарның тормыш сыйфатын һәм бизнесның конкурентлыкка сәләтен арттыру мөмкинлеге», — диде Татарстан Президенты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: