Шәһри Казан

Татарстанда кармагы артыннан суга төшкән ир батып үлгән

Түбән Кама янында бер ир-атның балык тоткан вакытта кармагы суга төшеп киткән. Кармагы артыннан суга төшкән ир батып үлгән, дип хәбәр итте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Реклама

Кичә коткаруччылар Зәй елгасыннан ерак түгел Борок торак пункты тирәсендә ярдан 50 метр тирәсе эчтә 3 метр тирәнлектәге урыннан 38 яшьлек ир-атның мәетен алганнар.

Татар-информ
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: