Шәһри Казан

Татарстанда кинотеатрлар 15 июльдә ачылмаячак

Бу хакта Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе житәкчесе урынбасары Любовь Авдонина матбугат очрашуында хәбәр итте, татарстанлылар өчен кинозаллар чикләүләрне бетерүнең өченче этабында гына ишекләрен ача алачак.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсендә республика кинотеатрларының чикләүләрне бетерү буенча өченче этаптан да иртәрәк эшли алмаячагы турында әйтелде.
 
"Өченче этапка барып җиткән очракта гына ачылачак алар, әмма биредә сүз 15 июль турында бармый", - дип аңлатты ул.
Исегезгә төшерик, РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко Россия кинотеатрлары эшләрен 15 июльдән яңарта алачаклар дип хәбәр иткән иде.

Реклама

Шулай итеп, кинопремьераларны, барлык санитар-эпидемиологик нормаларны: социаль дистанцияне, тамашачыларда һәм персоналда перчаткалар һәм битлекләр булуны күздә тотып, тамашачылар хозурына тәкьдим итәргә була.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: