Шәһри Казан

Татарстанда көнкүреш газы шартлау нәтиҗәсендә ике кеше зыян күргән

Алабуга районының бер авылында бүген 3:25тә көнкүреш газы шартлау нәтиҗәсендә 55 һәм 70 яшьлек ир-атлар зыян күргән, дип хәбәр итә KZNLIVE.

Алар икесе дә 2,3 дәрәҗәдә пешеп, Алабуга үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегенә озатылганнар.

Ир-атлар кәеф сафа корып утырып, ятып йоклаганнан соң, берсе төнлә тәмәке көйрәтергә уйлый. Иске газ шлангасыннан газ чыгып тору сәбәпле, шартлау була, бәхеткә, янгын чыкмаган.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: