Шәһри Казан

Татарстанда коточкыч юл һәлакәте өч кешенең гомерен өзгән

Бүген Арча районында юл һәлакәте булган.

Кырлай авылы янында «Рено» белән «Тойота» машиналары маңгайга-маңгай бәрелешкән.

Юл һәлакәте иртәнге уннар тирәсендә булган. Бәрелү бик көчле булганлыктан ике машинада юл кырыена очкан. Бу хакта Татар-информ хәбәр итте.

Реклама

Шаһитләр әйтүенчә, «Тойота» машинасындагы өч кешенең гомере өзелгән. «Рено» машинасы йөртүчесе төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылган.

<iframe src="//vk.com/video_ext.php?oid=-72422310&id=456239416&hash=aed673bf2e3ebe8d&hd=2" width="853" height="480" frameborder="0" allowfullscreen></iframe

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: