Шәһри Казан

Татарстанда коточкыч юл һәлакәтендә машина түбәсез калган, гомере өзелүче дә бар (ВИДЕО)

Бүген иртән Лаеш районында коточкыч юл һәлакәтендә «Мазда» машинасы белән идарә итүче һәлак булган.

Татар-информ хәбәр иткәнчә, фаҗига бүген иртәнге бишләр тирәсендә килеп чыккан. «Мазда» машинасы каршы як полосага чыккан Һәм «Исузу» авыр йөк машинасы белән маңгайга-маңгай бәрелешкән. Бәрелешү шулкадәр көчле булган, хәтта җиңел машина түбәсез калган, ә җиңел машина йөртүченең шунда ук гомере өзелгән. 

Реклама

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: