Шәһри Казан

Татарстанда кул бармакларын өшеткән хатын-кызның гомере өзелгән

Узган җомгада, 20 сентябрь көнне, Чаллының Яңа шәһәрендәге "Ершов" урамында иртәнге 8дә бер олы яшәге хатын-кызны аңсыз килеш тапканнар.

Бу хакта "Челнинские известия" хәбәр итә.  

Аңа ашыгыч ярдәмне очраклы үтеп баручылар чакырткан. Хастаханәдә 72 яшьлек пенсионерга комага китү һәм беренче дәрәҗәдә өшү дигән диагноз куелган.   

Реклама

Табиблар аның гомерен саклап калу өчен бик нык тырышсалар да, ул ике сәгатьтән соң үлгән.

Аның үлеменең сәбәбе - йөрәк авыруы һәм өшүдән булырга мөмкин, дип фаразлана.

Төгәл диагнозны судмедэкспертлар ярганнан соң әйтәчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: